news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан дин әһелләре форумына 1100 кеше чакырулы

Алар 20 майда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салуда һәм 21 майда Изге Болгар җыены тантанасында катнашачак.

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Милли тормыш һәм дин" XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына 1100 дин әһеле чакырулы. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында матбугат конференциясендә билгеле булды.

"Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән, 7 җиде чит илдән, шул исәптән, Татарстаннан дин әһелләре чакырулы. Иң зур делегация Башкортстаннан – 116 кеше киләчәк", - дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров. 

19 майда "Kazan Expo" күргәзмәләр үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Шулай ук, Россия дин әһелләре "Russia Halal Expo 2022” күргәзмәсе белән танышачак.

20 майда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салыначак. Татар дәүләт опера һәм балет театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

21 майда Изге Болгар җыены тантанасы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100