Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам дине һәм гарәп теленнән олимпиадада катнашучы фикере: Белемнәрне арттырырга стимул
Казанда 18нче мәртәбә үткәрелгән Халыкара Ислам дине дисциплинасы һәм гарәп теленнән олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы вакытында Мөхәммәт Атяков «Татар-информ»га фикерләрен җиткерде.
«Мин Россия ислам институтының 4нче курсында, лингвистика буенча белем алам. Шул ук факультетта без инглиз, гарәп телләрен өйрәнәбез. Әлеге олимпиадада беренче тапкыр катнаштым. Төркия, Индонезия илләреннән килүчеләр белән дуслаштык. Олимпиада барышында тәкъдим ителгән биремнәр шактый катлаулы булды. Әмма алай булу һич тә начар түгел, киләчәктә тагы да күбрәк укырга, белемнәрне арттырырга стимул», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук дини гыйлем алуга ничек килүен дә әйтеп китте. «Киләчәктә үземне гарәп теленнән укытучы итеп күрәм. Чөнки гарәп теле миңа җиңел бирелә. Әтием киңәше белән ислам институтына укырга кердем. Үзем Пенза өлкәсенең Иске Карлыган авылыннан булам», – диде әңгәмәдәш.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Олимпиада Россия ислам институты тарафыннан Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды, Мөхәммәд бине Зәйд исемендәге гуманитар университет, Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз