news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам дине фәннәре буенча олимпиадалар булачак

Ислам дине фәннәре буенча олимпиадалар булачак

(Екатеринбург, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе якын араларда Ислам дине фәннәре буенча өлкә олимпиадасы үткәрергә әзерләнә. Махсус расланган нигезләмә буенча, олимпиада өч этапта уздырылачак: гыйнвар аенда - авылларда, февральдә - район һәм шәһәрләрдә, март аенда - өлкә күләмендә уздыру күздә тотыла. Олимпиадада 10 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган балалар катнаша алачак. Бәйгедә катнашучылар өчен биремнәр инде төзелгән. Әйтергә кирәк, биремнәр бик җиңелләрдән түгел. Әмма даими рәвештә дини семинарларда һәм җыеннарда катнашкан, мәчеткә йөргән яшүсмерләр өчен авыр булырга тиеш түгел дип саный биремнәрне төзүчеләр. Бәйгедә җиңүчеләр рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре белән бергә кыйммәтле призлар белән дә бүләкләнәчәкләр. Мондый зур чараны оештыру чыгымнарын Казыят идарәсе тулысынча үз өстенә ала.

Бүгенге көндә оештыру комитеты әгъзалары өлкәнең төрле почмакларына йөреп, мәктәпләрдә һәм мәчетләрдә булып кайттылар. Укытучыларга, укучыларга һәм җирле дин әһелләренә олимпиаданың кагыйдәләрен аңлаттылар, нигезләмә белән таныштырдылар.

Татар авылларында яшәүчеләр олимпиадада бик теләп катнашачакларын белдерде. Ә менә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә эш башкачарак тора. Кызганычка, биредә, бигрәк тә шәһәрләрдә, дин тоту олы яшькә җитүчеләр өчен генә кирәк дигән стереотип яшәп килә әле. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр һәм балалар бик аз.

Казыят идарәсе Ислам динен яшьләр арасында пропагандалау буенча биниһая зур эш алып бара. Булачак олимпиадалар нәкъ шул максатларда үткәрелә дә инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot