news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам дине белгече: Иманы булмаган кешене кәфер дип атау – ялгышлык

Закир Шәрипов күп кенә кызларның никахта ышанычлы кешесе итеп әтиләрен сайларга теләмәүләрен әйтте.

Ислам дине белгече: Иманы булмаган кешене кәфер дип атау – ялгышлык
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов иманы булмаган кешене кәфер дип атарга ярамаганын әйтте. Бу хакта ул “Шәригать эзләре буенча” дигән лекториясендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Никахта кызның ышанычлы кешесе булып намаз укымаучы татар әтисе булса, еш кына кызлар әтиләренә кәфер дип, тәкфир чыгара. Шулай бер кыз миңа мөрәҗәгать итте: “Әтием татар, ләкин намаз укымый. Ул никахта ышанычлы кешем була алмый бит”, - дип сорады”, - диде Закир Шәрипов.

Закир Шәрипов бу очракта тәкфир проблемасы кузгатылуын әйтте. "Аның билгеле бер кагыйдәләре бар. Кешене динсезлектә гаеп итү катгый гамәл булып санала. Гаепләүче кешенең дәлилләре дә булырга тиеш. Намаз укымаучы кеше кәферме юкмы икәне турында үзеңә генә сүз йөртү – ялгышлык. Моны бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100