news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам дөньясы икътисадчылары Казанга җыела

Саммит программасына кергән мөһим чараларда ислам икътисады һәм дипломатия буенча югары дәрәҗәдәге белгечләр катнашачак.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 10-12 майда Казанда «Россия — Ислам дөньясы» Xалыкара икътисади хезмәттәшлек саммитына Ислам дөньясы икътисадчылары Казанга җыела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр катлашлыгында үтүче бу саммит Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап унынчы тапкыр оештырыла. Аның эшендә 23 дәүләт илчелекләренең дипломатлары һәм 50 ислам дәүләтеннән һәм Россия төбәгеннән килгән 3000 гә якын икътисад белгече катнаша.

Саммит программасына кергән мөһим чараларда ислам икътисады һәм дипломатия буенча югары дәрәҗәдәге белгечләр катнашачак.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит чараларында катнашу өчен 9 майда Татарстанга өч көнлек сәфәр белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. Зур кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100