news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ислам дәүләте» Түбән Новгородта кораллы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган

23 октябрьдә "Цветы" торак комплексы территориясендәге автомобильне тикшергәндә салондагы кешеләр полицейскийларга ата башлаган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). «Ислам дәүләте» террорчылык төркеме (Россиядә тыелган) Түбән Новгородта кораллы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, дип яза «Известия» террорчыларның басмаларын күзәтүче SITE мониторинг төркеменә сылтама белән. ИГИЛның ике террористы һөҗүм иткән дип ачыклык кертелә.

Искәртеп үтик: 23 октябрьдә "Цветы" торак комплексы территориясендәге автомобильне тикшергәндә салондагы кешеләр полицейскийларга ата башлаган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре саклану максатыннан аларны атып үтергән.

Полиция тарафыннан үткәрелгән оператив чаралар вакытында терроризмда шикләнелгән ике кеше атып үтерелүе билгеле булган. Полицейскийларга кораллы һөҗүм факты буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100