Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбендә укырга 150дән артык кеше килгән
4 октябрьдә Диния нәзарәтендә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең – кыска вакыт эчендә намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча курсларның 16нчысы эшли башлады. Әлеге яңа сезонда курслар зур датага – һиҗри исәп буенча 1447 елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап уздырыла. Бу хакта ТР Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсларның ачылу тантанасы нәзарәт бинасында узды: анда 150дән артык укучы катнашты. Дәресләр башланыр алдыннан, Коръәннән аятьләр уку һәм бергәләп «Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ. Вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ» шәһәдәт кәлимәсен әйтү бик дулкынландыргыч булды.
Аннары оештыручылар проект белән таныштырды, кайбер төшенчәләрне аңлатып узды һәм курсны уздыру өчен техник мөмкинлекләр буенча фикер алышты. Катнашучылар шулай ук татар һәм рус телле төркемнәргә бүленде.
Шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова мөрәҗәгать итте. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең үз гомерендә тормышын үзгәртерлек мөһим вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм «Ислам. Беренче адымнар» проектының шәкертләр тормышына үзгәрешләр алып килүен теләде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, башка еллардан аермалы буларак, бүгенге беренче дәрес иман темасына багышланды. Аны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.
Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым үткәрелә.
Соңгы дәрес – 29 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унбиш сезон дәвамында әлеге курсларда 1600гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз