Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ислам. Беренче адымнар» курсларына тыңлаучылар җыялар
Татарстан Диния нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 14нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 5 октябрьдә башлана.
Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды.
Беренче кереш дәрес 5 октябрьдә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) уза. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр шимбә көнне 09.00-12.00 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай ур., 40) була. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым уза.
Соңгы дәрес – 23 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
Курсларда катнашу өчен 7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз