news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам белгече: Үзеңне корбан итеп хис итү - балачакта алган тәрбия нәтиҗәсе

Ислам белгече фикеренчә, "корбан" ролендә яшәгән кеше башка милләт, дин вәкилләрен гаепли.

Ислам белгече: Үзеңне корбан итеп хис итү - балачакта алган тәрбия нәтиҗәсе
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Ислам дошманнары: гаепне кемгә сылтарга” дигән лекториясендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов үзләрен “корбан” дип санаган кешеләр барлыгын әйтте. Белгеч фикеренчә, андый кешеләр барлыкка килүнең сәбәбе - балачакта дөрес булмаган тәрбия алу.

“Андый кешеләргә аларга балачакта мөстәкыйль сайлау ясарга яисә үз нәтиҗәләрен чыгарырга ирек бирелмәгән. Аларның тормыш тәҗрибәсе юк”, - дип белдерде ислам белгече.

Белгеч фикеренчә, мондый кешеләр мөселман дигендә булганда, алар кемнәрнедер - башка милләт, дин, социаль катлам вәкилләрен гаепли һәм аларны проблемаларның дошманнары дип атый. 

“Бу – тирә-якка карата пассив карашта булган кешенең психологик халәте. Мондый кеше үзе өчен дә җавап бирә алмый”, - диде Закир Шәрипов.

Закир Шәрипов үзен “корбан” дип санаган кешеләрне хәтта инвалидлар дип санавын әйтте.

Ислам белгече андый кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100