news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ислам белгече күршеләр алдында оятка калам дип яшәүнең дөрес түгеллеген әйтте

Закир Шәрипов әйтүенчә, кеше беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә һәм балалары хокукы турында уйларга тиеш.

Ислам белгече күршеләр алдында оятка калам дип яшәүнең дөрес түгеллеген әйтте
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Гаиләдәге инквизиция: балага көчләп тагылган тәкъвалык” дигән лекториясендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов күршеләр ни әйтер дип яшәүнең дөрес түгеллеген әйтте.

“Күршеләр алдында оятка калганчы, алар өчен тырышканчы, иң элек, Аллаһы Тәгалә турында уйларга кирәк”, - диде ул.

Ислам белгече фикеренчә, гаилә, беренче чиратта, балаларын кайгыртырга тиеш дип санавын әйтте.

“Ул – синең балаң, һәм синең Аллаһ белән шәхси мөнәсәбәтең бар. Балаларыбызны тәрбияләүдә төп максат – Аллаһның ризалыгын алу”, - ди белгеч.

“Без, ата-аналар, кайвакыт балаларыбызга болай-тегеләй эшлә дип, боерырга тотынабыз. Әмма, мөгаен, бу очракта баланы пәйгамбәребез тәрбиясе буенча юнәлдерергә кирәктер: ярату сүзләре белән “мин сине яратам”, дип әйтергә оялмаска. Шуннан соң гына аны нәрсәгә дә булса өйрәтеп була”, - диде ул.

Ислам белгече баланың ике зур хокукы атап үтте. “Баланың беренче хокукы – әнисенең сөннәтле никахта булган вакытта балага узган булуында. Икенче хокукы – бер-берсенә хыянәт итмәгән ата-анадан тууында. Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәр дә үзенең никахлы гаиләдән тууын әйтеп килә”, - диде Закир Шәрипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot