news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам белгече: Дин инкыйлабларга каршы

Ислам белгече фикеренчә, татарлар, беренче чиратта, үзләрен үзгәртергә тиеш.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов әйтүенчә, дин инкыйлабларга каршы. Бу хакта ул  “Ислам дошманнары: гаепне кемгә сылтарга” дигән лекториясендә “Татар-информ” хәбәрчесе биргән сорауга җавап бирде.

“Без кан кою, инкыйлабның нәрсәгә китергәнен күрәбез: гаделсезлек, миллионлаган корбан һәм башкалар. Дин ягыннан карасак, инкыйлаблар яхшылыкка алып бармый. Икенче хөкүмәт килсә дә, гаделсезлек дәвам итәчәк”, - ди белгеч.

Закир Шәрипов фикеренчә, кешеләр иң элек үзләрен камилләштерергә тиеш. “Үзегезне үзгәртеп, гаиләгез, районыгыз, шәһәрегез, илегез үзгәрәчәк. Гомерегездә булган һәр үзгәрешне дә үзеңнән башлау мөһим. Шул чакта реформалар да булыр”, - диде ул.

Ислам белгече фикеренчә, проблемаларның сәбәбе кешеләрнең гөнаһ кылуыннан килеп чыга. 

“Әгәр дә татарлар гөнаһ кылып торса, Аллаһы Тәгалә барыбер нинди дә булса бәла җибәрәчәк. Бу – котылгысыз әйбер. Илдә, хөкүмәттә булган хәлләр - безнең кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе”, - диде Закир Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100