Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам банкингы турында законга ипотекада ана капиталын куллану тәртибен кертергә җыеналар
РФ Дәүләт Думасы депутатлары партнерлык финанслары (ислам банкингы) турындагы закон проектын беренче укылышка әзерли, дип хәбәр итте Татарстаннан парламентарий Максим Топилин. Ислам банкингы буенча ипотека алганда ана капиталын куллану тәртибен билгеләү дә карала.
«Мөһим һәм беренчел гамәлләр турында килештек: хөкүмәт бәяләмәсен алырга кирәк; операцияләрне өстәлгән бәягә салымнан (НДС) азат итү мәсьәләсен Федераль салым хезмәте һәм Финанслар министрлыгы белән хәл итәргә кирәк», – дип язды Топилин телеграм-каналда.
Ул моны закон проекты хакында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Анатолий Аксаков һәм Айрат Фәррахов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән фикер алышу нәтиҗәләреннән соң язган.
Топилин билгеләп үткәнчә, шәригать принципларына туры килә торган ипотека алганда ана капиталын куллану мөмкинлеге бирә торган нормаларны шулай ук закон проектына кертергә карар кабул ителгән.
«Мондый яңалык күбрәк кешегә ислам банкингы хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, димәк, бу хезмәт күбрәк кулланылачак», – ди Топилин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз