Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Искешәһәр татары Серай Эрдоган «Казан сөлгесе» фестивалендә беренче урын алган
Онлайн бәйгедә ул «Айрылмагыз» һәм «Сафия такмаклары» җырларын башкарган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәйдәш» мәдәният үзәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан сөлгесе» V Халыкара халык җыр һәм бию фестивален уздырган. Халык инструменталь музыкасы номинациясендә Төркиянең Искешәһәр каласыннан Серай Эрдоганга «Айрылмагыз» һәм «Сафия такмаклары»н җырлаган өчен, беренче урын лауреат исеме бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.
«Мин Искешәһәр татарларыннан булам. Милләттәшләремне сәламлим, бәйрәм белән котлыйм», — диде үзе турында музыка укытучысы булып эшләүче Серай Эрдоган. Серай әйтүенчә, аның әтисе — татар, әнисе — Кырым татары. Бәйгедә ул Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы исеменнән катнашкан.
Конкурс 2020 елның 28-30 августында узган. Серай Эрдоган анда онлайн катнашкан. «Казан сөлгесе» проектының төп максаты — бөтен дөньяда милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген күрсәтү, музыка сәнгатен саклау һәм үстерү, талантлы башкаручыларга ярдәм итү һәм аларның рухи-әхлакый үсеше», — диде ул.
Конкурсның өстенлекләреннән берсе — катнашучыларның яшь составы төрлелеге. Шулай ук профессиональ һәм яшь башкаручыларны берләштерү турында да искә алырга кирәк.
Жюри рәисе һәм проектның кураторы — Россиянең халык артисты Лима Кустабаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз