news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Искер-җыен" фестивалендә чараның тарихи язмышын барлаячаклар

Тобольск шәһәрендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивале уздырылачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). 3-5 август көннәрендә Тобольск шәһәрендә XI Халыкара "Искер-җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирас фестивалендә "Искернең тарихи язмышы" фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Фестивальнең программасы түбәндәгедән гыйбарәт:
  • 3 август көнне "Искернең тарихи язмыш" фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак.
  • 4 августта фестивальнең тантаналы ачылышы һәм конкурсантларның чыгышлары тәкъдим ителәчәк. 
  • 5 августта "Искер җыен" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәр дип планлаштырыла.
Фестивальнең максаты - себер татарлары милли гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклау; татарларның милли, мәдәни гореф-гадәтләрен милли әдәбият, музыка, бию сәнгате аша популярлаштыру; яңа сәләтле шәхесләрне барлау; милләтләр арасында элемтәләрне ныгыту. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100