Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Зәйдә хәрбиләрнең гаиләләренә бүләк итү өчен открыткалар ясадылар
Иске Зәй китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм символын ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләк итү өчен үз куллары белән ромашкалардан открыткалар ясады. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Әлеге матур үзенчәлекле открыткаларны Иске Зәйнең «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева һәм китапханәче Ольга Сергеева, китапханәгә йөрүче актив балалар махсус хәрби операциядә катнашучы Альберт Миңнехуҗин, Радмир Хәйруллинның тормыш иптәшләренә, уллары махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Максим Хрипуновның әти-әнисенә тапшырдылар.
«Ромашка гадилеге һәм назлы булуы белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең асылын бик якты итеп чагылдыра. Ул җәйге җылы көннәрне, туган җирләрне һәм һәр кеше өчен мөһим булган кыйммәтләр - мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бәхетен искә төшерә! Кызлар мастер-класста ясалган открыткаларны бүләк иттеләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар», – ди Олеся Пукаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз