Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Зәйдә тәмәке тартуга каршы көрәшкә багышланган чара булды
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләер тәмәке тартуга каршы көрәшкә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән «Тәмәкене конфетка алыштыр!» дип аталган акция уздырдылар. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тарту мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, беренче чиратта ата-аналарны тәмәке тартудан, балаларына начар үрнәк күрсәтүдән баш тартырга өндәү.
Чараны оештыручылар Иске Зәй урамнарында узып баручыларга тәмәке урынына конфет тәкъдим итте. Күпләр елмаю белән бик теләп тәмәкеләрен конфетка алыштырды.
«Мондый акциядән соң сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы аңлы кешеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез. Кайберәүләр тәмәкенең организмга китергән зарары турында уйланырлар, бу зыянлы гадәттән арынырлар дип ышанасы килә», – ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз