news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясау дәвам итә. Биредә бүгенге көнгә меңнән артык окоп шәме ясалды. Әлеге шәмнәр районнан җибәрелә торган гуманитар ярдәм составында озатыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Узган ел дәвамында яшьләр үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен балта остасы остаханәсенең күргәзмә эшләреннән хәйрия чаралары уздырды. «Алардан кергән барлык акча окоп шәмнәре ясау өчен парафин сатып алуга юнәлтелде», — ди белгечләр.

Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы — мондый шәмнәр төтенләми. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.

«Бу шәмнәр хәрбиләребезгә өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде», — ди окоп шәмнәре ясаучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot