Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Зәй бистәсендә «Җиләк» керәшен фольклор ансамбле 20 еллыгын билгеләп үтте
Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында «Җиләк» керәшен фольклор ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей концерты узды. «Җиләк» халык керәшен фольклор ансамбле 2003 елда район мәдәният йорты методисты Ольга Агашкина һәм режиссер Петр Минеев тарафыннан оештырыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Ансамбльгә төрле милләт вәкилләре йөри, аларның яшьләре дә төрле. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә.
2017 елдан «Җиләк» фольклор ансамбле «халык ансамбле» исемен йөртә.
«Керәшен җыру әйтә» дип исемләнгән юбилей кичәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дина Коронова, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина ансамбльне юбилее белән котлап, бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Ансамбльнең төп максатлары — керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклап калу һәм торгызу, аны бүгенге көндә халык арасында популярлаштыру. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы конкурсларда һәм смотр фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулап килә. Сезгә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә иҗади уңышлар телим», — диде чыгышында Петр Сергеевич.
Ансамбльгә узган ел республика Питрау бәйрәмендә күлмәкләр тектерү өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Аларга нәкъ Зәй төбәге өчен хас, борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегелә. «Яңа костюмнар икенче Питрау бәйрәменә әзер булыр дип өметләнәбез», — ди Ольга Афанасьевна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз