news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Задур авылында яшәүче иң өлкән агай үзара салым бик кирәкле чара дип саный

Сайлау участокларына гаиләләр белән килүчеләр дә байтак.

(Чүпрәле, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Үзара салым җыю буенча референдумда Чүпрәле районы халкы актив катнаша. Иске Задур авылында яшәүче 88 яшьлек Закир абый Шәрәпов үзара салым бик кирәкле нәрсә, шуның нигезендә авыл кешесенең тормыш шартлары яхшыра дип саный. Бу хакта "Туган як" газетасы хәбәр итә. 

Иске Задурдан 88 яшьлек Закир абый Шәрәпов та актив өлкән сайлаучыларның берсе. "Элек авылга кайткан кеше, урамнарга язын, көзен керә алмый иде. Хәзер җилдереп, капка төбенә кадәр кайтып туктыйлар. Улларым да шулай. Үзсалым бик кирәкле нәрсә. Шуның нигезендә авыл кешесенең тормыш шартлары яхшыра", - ди авылның өлкән агасы.

Райондагы барлык авыл җирлегендә референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелгән. Аны үткәрү урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылган, дип яза район басмасы.

Сайлау участокларына гаиләләр белән килүчеләр дә байтак. Иске Чүпрәледә, мәсәлән, Хәйретдиновлар гаиләсе кечкенә кызлары белән үзара салым өчен тавыш бирделәр. Шулай ук, Нәзирә ханым һәм Илгиз Хәйретдиновлар, Румия һәм Айрат Нәсибуллиннар да авыл җирлегендәге киләсе елда эшләнәсе эшләр өчен үзсалым кертергә дип тавыш биргән.

Татарстанда үзара салымны өстәмә финанслау программасы киләсе елда да һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәп биреүне күздә тота. Район авыл җирлекләрендә әле төзисе юллар, эшлисе эшләр бик күп. Моның өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Референдумда тавыш бирү өчен участоклар иртәнге 7.00 сәгатьтән үз эшен башлап җибәрде һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100