news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Зәйдә заманча спорт мәйданчыгы ачылды

Яңа спорт объекты 2 мең квадрат метр мәйдан били.

(Зәй, 3 август, "Татар-информ",  "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Иске Зәй бистәсенең 1нче мәктәп биләмәсендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Биредә баскетбол һәм мини футбол буенча спорт мәйданчыклары бар иде инде. Ә менә сафка баскан универсаль спорт мәйданчыгы зуррак. Кыскасы, яңа спорт объекты 2 мең квадрат метр мәйдан били. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Мәктәп директоры Марат Мөхәммәтханов әйтүенчә, спорт мәйданчыгының мөмкинлекләре шактый: җәен биредә баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнарга, кышын исә хоккей уйнау мөмкинлеге булачак. Республикада барлыгы шундый 11 спорт мәйданчыгы төзелә, аның беренчесе Зәйдә ачылды. Мәйданчык президент программасы буенча булдырылды, җирле бюджет хисабына аның биләмәсе төзекләндерелде. Яңа спорт мәйданчыгын ачуда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, искезәйлеләрнең яңа спорт мәйданчыклы булу шатлыгын уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100