news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Зәйдә Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Районның 1600дән артык кешесе Бөек Ватан сугышына ул елларда шушы бистәдә урнашкан хәрби комиссариат аша киткән.

Иске Зәйдә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 9 май, "Татар-информ",  "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Иске Зәй бистәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган зур митингның берсе  үтте. Бөек Җиңүгә багышланган митинг Иске Зәй үзәгендәге мәйданда үтте. Бирегә сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр Советы депутатлары, бистә халкы җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу очраклы түгел, районның сугыш сәхифәләре белән бәйле тарихында Иске Зәй аерым урын тота. Районның 1600дән артык кешесе Бөек Ватан сугышына ул елларда шушы бистәдә урнашкан хәрби комиссариат аша киткән. Өлкән яшьтәгеләр хәзер дә Кызыл Армия урамыннан фронтка китүчеләрне озату мизгелләрен хәтерли.

Митингта район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм башка рәсми затлар. Чара мәйданга Җиңү байрагын кертүдән башланды. Аннан соң мәйданнан яшьармиячеләр, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзалары узды.

Сугыш башлану, егетләрне фронтка озатуны эченә алган театрлаштырылган тамашаны ветераннар яшь аралаш карады. Барлык тамашаларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре, 1нче мәктәп укучылары, “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тартылган иде.

Искезәйлеләр “Үлемсез полк” хәрәкәтендә актив катнашуларын күрсәттеләр - укучылар бистәнең сугышта йөзләгән кешенең фотосурәтләрен тотып уздылар. Яу кырында башларын салган батырларныбер минут тынлык белән искә алдылар.

Митинг Бөек Ватан сугышында ятып калган искезәйлеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар кую, чәчәкләр салу белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot