Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Зәй бистәсендә яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге ачылды
Зәй мәгърифәт үзәге Кама аръягында бердәнбер санала әлегә.
(Зәй, 11 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Иске Зәй бистәсендә яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге ачылу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты, дип яза җирле басма.
Эшлекле сәфәр белән килгән мөфтидән үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
-Камил хәзрәт, әңгәмәне райондагы дин эшләре торышыннан башлыйк әле?
-Зәйдә дин эшләре торышы яхшы, яңа имам-мөхтәсип Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән элекке мөхтәсип, аксакаллар шурасы әгъзасы Сәгыйть хәзрәт Камалов эшчәнлекне киңәш-табыш итешеп алып бара. Гомумән, Зәй мөхтәсибәте эшчәнлеге соңгы елларда башкаларга үрнәк. Мөхтәсибәттә 32 мәхәлләдә 28 мәчет булу зур эш ул.
-Яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге буенча фикерегез...
- Шәһәрнең тарихи урынында яңа гыйбадәтханә һәм уку-укыту үзәге, тулаем алганда, тулы бер комплекс булуы куанычлы хәл, билгеле. Мондый комплекслар Казанда, республиканың кайбер шәһәрләрендә бар, сезнеке исә уку һәм тәрбия бирү буенча үзгәрәк булачак. Зәй мәгърифәт үзәге Кама аръягында бердәнбер санала әлегә. Үзәкнең якташ язучы, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол исеме белән аталуы - муафыйк гамәл. Кем белә, бәлкем, үзәк Ялчыгол кебек дин галимнәре үстерүгә башлангыч, нигез булыр. Гомумән, Зәйдән без күңел күтәренкелеге белән китәбез, зәйлеләр игелекле гамәлләре белән генә сөендерә. Ялчыголны хөрмәтләп яшәүләре - үзе бер олуг игелекле гамәл. Быел да “Ялчыгол укулары”на килергә исәп.
- Тантанада музейга Сез якташның иҗазасен тапшырдыгыз. Әлеге иҗазәгә киңрәк тукталсагыз иде.
-Иҗаза ул - Ялчыголның Бохарадан мөхтәсиплек итү өчен алган таныклыгы. Ул моны күп еллар укып, белем өстәп һәм имтихан биреп, белемнәрен сынап алган. Аннан Ялчыгол мондый иҗазане башка мөхтәсипләргә бирә алу хокукына ия булган. Бик кадерле ядкарь ул - иҗаза.
Музейга килгәндә, Ялчыголның шәхси әйберләре, ул чор көнкүреш кирәк-ярагы шактый урын алган биредә. Аның кульязмаларын эзлисе, аңа кагылышлы мәгълүматларны барлыйсы бар. Эзләгән эзгә төшкән, дип юкка әйтмиләр бит.
-Агымдагы елда “Ялчыгол укуларын” ничек уздыру ниятләнә?
-Быелгы укуларга килүчеләр Ялчыгол музенда да булыр, шәт. Район мөхтәсибәт җитәкчелеге әйтүенчә, Ялчыгол укулары якташыгыз аша башка дин галимнәре, аларның кабер ташларын барлауга багышланачак.
-Рамазан шәриф ае бару уңаеннан Зәй мөселманнарына әйтер сүзләрегез..
-Аллаһ Тәгалә өммәтебезне айларның солтаны булган Рамазан белән бүләкләде, аның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Бергәләшеп бу айны Аллаһ риза булырдай гамәлләр белән бизик: мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидарга һәм ялгыз картларга ярдәм итик. Аллаһ Тәгаләдән һәрбарчабызга саулык-сәламәтлек, Аның кушканнарын тиешле дәрәҗәдә үтәргә көч һәм мөмкинлекләр бирүен сорыйм. Күңелләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә язсын иде. Амин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз