news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Зәй бистәсендә эзтабарлар эшли

Тарих битләреннән билгеле булганча, әлеге урыннарда сәнәкчеләр фетнәсе булган дигән фаразлаулар бар.

Иске Зәй бистәсендә эзтабарлар эшли
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 11 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бу көннәрдә Иске Зәй бистәсенең Мәктәп тавы дип аталган тарихи урынында районның “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары әгъзалары республиканың “Отечество” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Коноплев белән берлектә казу эшләрен башкарды. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

Биредә хәзерге вакытта “Мәктәп тавы” проектын гамәлгә ашыру максатында яр буе территориясен төзекләндерү эшләре бара. Тарих битләреннән билгеле булганча, әлеге урыннарда сәнәкчеләр фетнәсе булган дигән фаразлаулар бар. Димәк, монда кешеләрнең үлеп калып, яхшылап күмелмәгән булу ихтималы бик зур.

"Район җитәкчелеге яр буенда ял зонасын булдырганда, билгесез каберлекләр өстендә төзелеш эшләрен алып баруга юл куймау максатында без - эзтабарларга нәкъ менә төзекләндерү эшләре алып барылучы урыннарда казу эшләре башкарырга, кеше сөякләре килеп чыккан очракта, аларны каберлекләргә күмүне оештыруны йөкләде. Бүген без шул гамәлне башкаруга керештек", - диде “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100