news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Йомралы урта мәктәбендә «Һәр мизгел матур үзенчә» дип аталган зур кичә узды

Октябрь аеның беренче атнасы өлкәннәр ункөнлеге.

(Апас, 9 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Иске Йомралы урта мәктәбендә «Һәр мизгел матур үзенчә» дип аталган зур кичә узды, дип яза җирле басма.

Октябрь аеның беренче атнасы өлкәннәр ункөнлеге. Традицион рәвештә үткәрелеп килгән бу бәйрәм мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән башланып китте. Бәйрәмнен икенче өлеше чәй табыны артында узды. Өлкәннәр укучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, үзләренең яшьлек елларын, мәктәптә укыткан вакытларын искә алдылар, ә ветераныбыз Гашигуллина Гөлсинә апаның җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Ветераннарыбыз мәктәбебезгә уңышлар теләп, оештыручыларга үзләренең рәхмәт хисләрен ирештерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100