Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Яңа елда Татарстанда салкын һава торышы көтелә
13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк.
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар, төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә минималь температура 7дән 12 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 5 – 10 градус салкын фаразлана.
12 гыйнварда сизелерлек суытачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы 12 – 17 градус салкын булачак, көн дәвамында -16..-21 градуска кадәр төшәчәк.
13 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -17..-22 градус фаразлана.
“14 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Температураның түбәнәюе көчле антициклон белән бәйле. Ул Россиягә Скандинавия ярымутравыннан килә”, дип билгеләп үтте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз