news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске транспорт хуҗалары акчалата түләгәндә, 2-3 сәгать эчендә яңа автомобильле була ала

Кредитка рәсмиләштергәндә, банктан рөхсәт алуларны исәпкә алганда, яңа автомобильле булу өчен 3-5 көн вакыт кирәк

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда иске автомобильләрне утильләштерү буенча экспериментта 4 предприятие катнашырга дәгъва итә. Шуның берсе -“Соллерс-Чаллы” ААҖ . Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта җәмгыятьнең баш инженеры Оксана Матюша экспериментны башлар өчен бу мәйдан тулысынча әзер дип белдерде. Иске автомобильләрне сүтү мәйданы тиешенчә җиһазландырылган, персонал махсус укытылган.
Иске транспорттан сүтелгән детальләрнең икенчел куллану базарына эләкмәве бик мөһим. Брифингта катнашкан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов аңлатканча, бу юнәлеш тиешле органнарның ныклы контроленә алыначак. Дөрес, әлегә федераль дәрәҗәдә бу өлкәдә хокук бозулар өчен җәза дәрәҗәсе билгеләнмәгән. “Иске автомобильләрдән сүтелгән барлык детальләр чокырларга күмелми , ташланмый. Сүтелгәннән соң алар, утильләштерү мәйданнарында кулланылышка яраксыз хәлгә китереләчәк, эшкәртеләчәк,”–ди Оксана Матюша. “Соллерс-Чаллы” мәйданы бүген бер сменада 20 автомобильне утильләштерүгә сәләтле, ди ул. Оксана Матюша белдерүенчә, мөрәҗәгать итүчеләр санына карап алга таба эш ике һәм өч сменада да оештырыла ала.
Казандагы “КАН-Авто” ҖЧҖ дә күптән түгел утильләштерү үзәге ачылган. Бүген генераль директор урынбасары Сергей Чернов белдерүенчә, инде февраль аенда 1,5 мең иске автомобиль хуҗасы белән килешенеп, март өчен якынча клиентлар базасы төзелгән. Экспериментны шушы автомобильләрдән башларга уйлыйлар. Биредә клиентлар белән махсус әзерләнгән менеджерлар эшләячәк. Алар һәр ай якынча 100 клиентка хезмәт күрсәтергә тиеш була. Бүген компания территориясендә 23 банк эшли. Шулардан әлегә ВТБ24 кенә иске автмобиль хуҗаларын ташламалы шартларда автомобиль алуга кредитлауга тулысынча әзерлеген белдерә. Калганнары да экспериментта катнашуны кире какмый, ди Сергей Чернов.
Аның аңлатуынча, иске автомобиль хуҗасының яңа транспортлы булуына күпме вакыт сарыф ителүе аның өчен түләү формасына бәйле. Әгәр гражданнар яңа автомобильне акчалата түләп ала икән, моңа бары 2,5-3 сәгать вакыт китә. Ә кредитка рәсмиләштергәндә, банктан рөхсәт алуларны исәпкә алганда, яңа автомобильле булу өчен 3-5 көн вакыт кирәк. Дөрес, автомобилен утильгә озатырга уйлаучылар, башта ук нинди автомобиль сайлаячагын уйлап куйган булырга тиеш. Иске автомобильне кайда тапшырсаң, яңасын шуннан алу азрак вакыт сарыф ителә. Әмма федераль Хөкүмәт карары мондый катгый таләп куймый. Гражданнар моны үз уңайлыгына карап сайлый ала.
Олег Власов белдерүенчә, эксперимент Татарстанда автомобиль хуҗалары арасында зур кызыксыну уята. Моны министрлыкка алынган шалтыратулар да раслый. Аннан күренгәнчә, шалтыратучыларның күбесе иске автомобилен тапшырып, үзебездә җитештерелгән (җыелган түгел!) арзанлырак автомобильләр сатып алырга тели.

news_right_1
news_right_2
news_bot