news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске татар телен тәрҗемә итүче Lisan.Tatar онлайн-сервисы эшли башлады

Иске татар телен тәрҗемә итүче Lisan.Tatar онлайн-сервисы эшли башлады
Фото: сайттан скриншот

«Мәктүпләр» телеграм-каналының авторы, иске татар телен өйрәнү буенча онлайн курслар булдыручы Азат Якупов «Бәлки» телеграм-каналы авторы һәм «Мусульманские миры в России» магистратурасы студентлары белән берлектә эшләнгән Lisan.Tatar проектын тәкъдим итте. Онлайн-сервис иске татар теленнән Ясалма фәһем ярдәмендә тәрҗемә ясый.

«Lisan.Tatar (Beta) — тикшеренүчеләргә, тарихчыларга һәм иске татар текстлары белән кызыксынучыларга ярдәм итү өчен булдырылган, ясалма фәһемгә нигезләнгән катлаулы, эксперименталь корал. Сервис басма шрифтлар белән эшләргә өйрәнгән һәм даими рәвештә камилләштерелә», – диелә сайтның битендә.

Сайт иске татар телендәге басма китапларны татар, рус, инглиз, төрек, үзбәк, казак һәм гарәп телләренә тәрҗемә итә ала. Шулай ук платформаның AI-моделе чыганак материалларны сайланган телдә анализлап, аларның эчтәлеген кыскача аңлата. Сайтта фото, PDF һәм текст форматлары белән эшләү мөмкинлеге каралган. Уртача тәрҗемә вакыты – бер биткә ике-өч минут.

Һәр кулланучы сервисны бушлай сынап карый ала: берничә тәрҗемә запросын җибәреп, модельнең эш нәтиҗәләрен тикшереп була. Тулы функционалны куллану өчен Lisan.Tatar PRO режимына күчү тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта авторлар сервисның 100 процент төгәллек бирмәвен дә искәртә. «Ясалма фәһем технологиясе катлаулы булса да, ул камил түгел. Сервис тәрҗемәнең, транскрипциянең яки анализның 100 процент төгәл булуына гарантия бирми. Нәтиҗәләрдә хаталар, төгәлсезлекләр, сүзләрнең төшеп калуы яки «галлюцинацияләр» (ясалма фәһем уйлап чыгарган сүзләр) очрарга мөмкин», – ди алар.

Lisan.Tatar командасы шулай ук классик татар язуын, шул исәптән кулъязмаларны, танып алу буенча модельләрне үстерүне дәвам итә. Уңышлы модельләр киләчәктә ирекле куллануга тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot