news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсендә «Җомга көн кич белән» бәйрәме билгеләп үтеләчәк

4 августта Казанның Иске Татар бистәсендә «Җомга көн кич белән» бәйрәме узачак. Программада гармунчылар чыгышлары, яшь башкаручылардан һәм республиканың атказанган артистларыннан җырлар бар.

Бәйрәмдә шулай ук язучы Алинә Бикмуллина белән иҗади очрашу узачак. Моннан тыш, теләгән һәркем халык җырларын башкара алачак. Бәйрәмдә актив катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм 19:00 сәгатьтә Зәйни Солтан скверында башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot