news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске татар бистәсендә милли ашлар тәкъдим иткән «Татар» ресторанының икенче каты ачылды

Иске татар бистәсендә милли ашлар тәкъдим иткән «Татар» ресторанының икенче каты ачылды
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Казан шәһәре үзәгендә – Иске татар бистәсендә Мәрҗани урамы 4 адресы буенча урнашкан «Tatar by Tubatay» ресторанының яңа, зәвыклы икенче каты рәсми төстә ачылды. Милли традицияләр белән заманча интерьерны берләштергән әлеге ресторан – татар кунакчыллыгының һәм хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдәге үрнәге булып тора.

«Tatar by Tubatay» рестораны шул исәптән туристларны да ачык йөз белән кабул итәргә әзер. Кунаклар татар милли ризыкларының иң яхшы аш-су үрнәкләре белән таныша алачак, чөнки ресторанда милли ризыклар белән экспериментлар ясыйлар, аларны яңа форматта тәкъдим итәләр. Заманчалаштырылган милли ризыклар, һәр табынны бизәп, искитмәле тәэсир калдыра.

Ачылыш вакытында кунакларга чөгендер һәм кабак көнбагышлары белән кыстыбый; үрдәк, кура җиләге кремы һәм карабодай попкорны белән салат, катык салынган ат ите белән кәбестә ашы, сыер ите белән умач ашы, бәлеш, өчпочмак-кейк, чәчәкле тәм белән кара чәй, кыярлы-лавандалы лимонад һәм төрле кабымлыклар тәкъдим иттеләр.

«Татар» рестораны концепциясе һәрвакыт күңелгә ятышлы сервис һәм җылылык белән дан тотты. Ләкин шушы җылы мохитне тулаем күрсәтерлек киңлек юк иде. Биредә төрле чаралар булырга мөмкин: очрашулар, исерткеч эчемлекләрсез банкетлар, никахлар, туйлар... Ниһаять, бездә бу ниятләрне тормышка ашыра алырлык урын барлыкка килде», - диде «Түбәтәй» ресторанының оештырып җибәрүчеләрнең берсе (соучредитель) Руслан Гыйльметдинов.

«Tatar by Tubatay» ресторанының аш-су остасы, шеф-повар Алексей Чернов әйтүенчә, кешеләр бирегә иң беренче чиратта күңелле мохит эзләп килә. «Хәзер аш-су белән шаккаттырып та булмый кебек. Бервакыт бер кыз килде дә, гөбәдияне авыз итеп карады. «Әбием вафатыннан соң ун ел узды, мондый гөбәдияне ашап караганым юк иде әле», - дип, күз яшьләре белән сөйләде», - диде ул.

Ул кунакларга 48 сәгать әзерләнә торган чөгендер һәм кабак көнбагышлары белән кыстыбый һәм башка яңа милли ашларны әзерләү процессы турында сөйләде. «Үрдәк итен, әйтик, 24 сәгать әзерлибез. Татар милли ашлары дигәндә күбесе өчпочмак, азуны күзаллый. Без кунакларыбызга күп төрле милли ашлар тәкъдим итәбез. Таныш-белешләребездән рецептлар сорашабыз һәм аны заманага яраклаштырып, үзебез яңалык кертәбез» - диде аш-су остасы.

Яңа бинаның икенче катында 60 кешегә исәпләнгән төп зал бар. Бу банкетлар, корпоратив кичәләре, юбилейлар һәм башка чаралар үткәрү өчен бик уңайлы. Кабан күленә карап торган тәрәзәләрдән гаҗәеп манзара күренә, шулай ук залда кояш яктысыдай җылы төстәге утлар, күңелдә рәхәт мохит тудыра торган интерьер - барысы да замана таләбенә туры китереп эшләнгән. Оештыручылар әйтүенчә, залда төрле форматтагы чаралар үткәреп була.

Төрле форматтагы очрашулар өчен исә 14 кешегә исәпләнгән VIP бүлмә тәкъдим ителә. Биредә якын кешеләр белән истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтәргә була, шулай ук эшлекле сөйләшүләр үткәрү өчен дә бик яхшы шартлар бар.

Моннан тыш, бинаның икенче катында татар мохитен тулысынча чагылдырган кечкенә зал да бар. Ул милли рухта бизәлгән, биредә өстәл артына утырып чәй эчү мөмкинлеге бар. Бу – дуслар белән җыелышып, рәхәтләнеп ял итәр өчен менә дигән урын.

Ресторанның иң гүзәл өлеше – Кабан күле манзарасы ачыла торган матур балкон-зона. Бу романтик рухтагы кичке ашлар, кызыклы әңгәмәләр, табигать матурлыгына соклану өчен идеаль мохит тудыра.

«Tatar by Tubatay» ресторанының яңа каты – сезнең истәлекле мизгелләрегез өчен уңайлы, матур, милли җанлы мохит. Биредә һәр кунак кадерле, һәр табын – күңел җылысы белән әзерләнгән.

Реклама. ООО «Т.Фактор»

news_right_1
news_right_2
news_bot