news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Татар бистәсендә «Казан тарихы тәгәрмәчләрдә» велоквесты узачак

Татарстан башкаласының Иске Татар бистәсендә 1 июньдә «Казан тарихы тәгәрмәчләрдә» велоквесты узачак. Уенчылар өчен төрле сынаулардан торган җиде локация әзерләнгән, алар катнашучыларга шәһәрнең тарихи өлеше белән бәйле серләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Җиңүче команданы бүләк көтә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста ярышлар каралмаган. Велосипедчылар тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналары буенча гына хәрәкәт итәчәк. Шуңа да карамастан, аларга үзләре белән шлем алырга кирәк булачак.

Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Моның өчен теркәлү зарур. Уенчыларны 11:00 сәгатьтә Каюм Насыйри һәм Фатыйх Кәрим урамнары киселешендә көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Велоквест 2024 елда физик затлар арасында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100