news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе»ндә фольклор ансамбле һәм гармунчылар чыгышы булачак

Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе»ндә фольклор ансамбле һәм гармунчылар чыгышы булачак

Казанда 5 ноябрьдә Иске Татар бистәсендә татар халкының милли бәйрәме – «Каз өмәсе» уза. Әлеге чара милли гореф-гадәтләрне һәм кунакчыллык мәдәниятен саклауга багышлана. Аның программасы белән Казан мэриясе матбугат хезмәте таныштыра.

«Каз өмәсе» – казларны күмәкләп эшкәртүгә багышланган борынгы татар йоласы. Элек-электән ул туганнарны һәм күршеләрне берләштергән: эшне моңлы җырлар, шаяртулар, сөйләшүләр белән алып барганнар һәм уртак табын белән йомгаклап куйганнар. Бугенге көндә бу бәйрәм яңа буынны татар халкының күркәм гадәтләре белән таныштырырга ярдәм итә.

Бәйрәм программасы иртәнге сәгать 11:00 дә Иске Татар бистәсенең берьюлы берничә мәйданчыгында гөрләячәк. Үзәк сәхнә Тинчурин театры янында, Кабан күле буенда урнашачак. Ә аерым кызыклы чаралар «Гусь», «Татарская усадьба» һәм «Татар» рестораннарының ишегалларында һәм мәйданчыкларында оештырылачак, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмнең иң зур вакыйгасы – каз юу йоласын сәхнәләштерелгән тамаша аша күрсәтү. Театр янындагы мәйданчыкта кунаклар бу борынгы йоланың бөтен нечкәлекләрен үз күзләре белән күрәчәк. Куелышта «Риваять» этно-фольклор ансамбле, ишеткән һәркемне биетә торган гармунчылар катнашачак, чараны оста алып баручы җанландырачак. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына каз өмәсенең серләре, аңа бәйле гореф-гадәтләр – әйтелә торган махсус теләк-сүзләр, сынамышлар, җырлар һәм им-томнар турында сөйләячәкләр. Нәкъ менә борынгыча: казларны юып алгач, каурый-мамыкларын суга ыргыта торган булганнар. Бу гамәл киләсе елда казлар тагын да күбрәк һәм бәрәкәтлерәк булсын дигән ышанудан килгән. Тамашадан соң ук күңелле биюләр, бәйгеләр, каурыйлар белән кызыклы уеннар башланачак, ә программа халык җырларын күмәк башкару белән тәмамланачак.

«Без кунакларның да, яшьләрнең дә бу чараны элек ничек оештырганнарын белүләрен телибез. Шулай ук янәшәдән узып баручы кешеләр дә кызыксынып тукталсын, үзләренең балачагын, әбиләрен һәм гаилә йолаларын искә алсын иде», – дип уртаклашты үз фикерләре белән бәйрәм режиссеры Рамил Рамазанов.

Тамашада катнашучыларның барысы да милли киемнәрдән булачак. Тамашачылар алдында моңлы баянчылар һәм халык күңелендә сакланып калган борынгы җырларны башкаручы «Риваять» этно-фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

Иске Татар бистәсендә гомер итүче өлкәннәргә аерым игътибар биреләчәк. Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә алар өчен махсус чәй табыны оештырылачак, ә кунакларны милли киемнәрдән каршы алачаклар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен киемнәр Татар килене йорт-музее һәм Татар сәүдәгәрләре – Муллин йорты музее тарафыннан тәэмин ителә.

Бәйрәмне «Иске шәһәр» префектурасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының иҗат коллективлары, «Риваять» этно-төркеме һәм җәмәгать туклануы оешмалары вәкилләре оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot