news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Татар бистәсендә Каз өмәсе милли бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Иске Татар бистәсендә Каз өмәсе милли бәйрәме билгеләп үтеләчәк
Салават Камалетдинов

Казанның Иске Татар бистәсендә 4 ноябрьдә Каз өмәсе милли бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бу хакта «Иске шәһәр» префектурасында хәбәр иттеләр, дип яза Казан мэриясе.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша оештырыла, аларга кышка казлар әзерләүнең милли йоласы күрсәтеләчәк, шулай ук барлык теләүчеләрне мичтә пешерелгән беленнәр белән сыйлаячаклар.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы, 8 адресы буенча урнашкан ресторан комплексы территориясендә башлана.

  • Каз өмәсе – теләсә кайсы татар авылы тормышындагы мөһим вакыйга, ул тамырлары белән үткәнгә барып тоташа. Традиция буенча, көз ахырында, гадәттә, беренче боз катламы барлыкка килү белән, татар авылларында яшәүчеләр казларны эшкәртә, каурыйларын һәм мамыгын бергәләшеп чистарталар. Каз кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән кошларның беренчесе дип санала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100