Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» бәйрәме була
3 ноябрьдә Иске Татар бистәсендә иң борынгы йола бәйрәмнәрнең берсе булган «Каз өмәсе» уздырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен каз өмәсен чагылдыра торган театральләштерелгән тамаша әзерләнә. Чарада кунаклар халык җырларын җырлап, милли биюләрне искә төшереп, коймак белән тәмләп чәй эчәчәк. Бәйрәмдә әлеге күркәм йоланың ничек килеп чыкканлыгын белергә мөмкин булачак.
Туризмны үстерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, каз өмәсе көзен, кыш җиткәнче казларны туганнар-дуслар белән күмәкләп эшкәртү чарасы дип саналган. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү кичәсе дә булып торган. Өмәдә йолкынган каз мамыгыннан кәләшләргә бирнәгә мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар.
«Каз өмәсе» 13:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла. Бәйрәм Tubatay Daily, Tatar by Tubatay, «Татар утары» һәм «Гусь» рестораннары янында узачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз