Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Татар бистәсендә җәйге «Җанлы бистә» программасы старт ала
Июньдә Казанның тарихи кварталы шәһәр халкы һәм кунаклары өчен янә җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. «Җанлы бистә» проекты кысаларында Каюм Насыйри урамы һәм Юнысовлар мәйданында бөтен гаилә өчен бушлай чаралар сериясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны спектакль һәм сабын куыклары бәйрәме белән «Казан мәчеләре» интерактив балалар программасы, «Царевна-лягушка» мультфильмын күрсәтү, шулай ук күнчелек һөнәре буенча иҗади мастер-класслар һәм рәссамнар өчен ачык арт-пленэр көтә. Актив ял итәргә яратучылар өчен милли колоритлы зумба буенча мастер-класс оештырылачак.
Җәйге афишаның төп үзенчәлеге - традицияләрнең һәм заманча форматларның гармонияле ярашуы. Проект Иске Татар бистәсе тарихы белән танышу гына түгел, аның актив катнашучысы да булырга мөмкинлек бирә. Һөнәрчелек мастер-классларына, милли биюләргә һәм тематик экскурсияләргә басым ясау мәдәни кодны саклауга һәм татар мирасын аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада популярлаштыруга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз