news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсендә 2026 елда узачак мәдәни проектлар һәм фестивальләр игълан ителде

Казанның Иске Татар бистәсендә 2026 елга масштаблы мәдәни проектлар һәм фестивальләр планлаштырылган. Бу хакта «Татар-информ»га «Тарихи мохит» МБУ директоры Элина Табакчи сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, быел 9 майга «Хәтер юлы» проектын эшләтеп җибәрделәр, аның кысаларында Каюм Насыйри урамында сугыш чоры атмосферасы тудырылды. 2026 елда бу инициативаны кабатларга планлаштыралар.

«Безгә илебез тормышының иң катлаулы елларында да Иске Татар бистәсендә тормышның дәвам итүен күрсәтү мөһим иде. Территориядә яшәүчеләр һәм предприятие хезмәткәрләре көн саен үзләренең хезмәт бурычларын үтәде, шул ук вакытта маевкалар оештырды, җырлар җырлады, бер-берсенә ярдәм итте, сугышчыларга хатлар яздылар. <...> Киләсе елда без Иске Татар бистәсенең сугыш вакытында ничек яшәве турында тагын да күбрәк кеше белсен өчен бу вакыйганы кабатларга планлаштырабыз», - дип ассызыклады мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Шулай ук киләсе елда Иске Татар бистәсенең күренекле хатын-кызларына багышланган «KOYAZ KAZAN» проекты планлаштырылган.

«Быел без аны тест форматында уздырдык, мода һәм салон кичәләре призмасы аша хатын-кызлар турында сөйләдек. Киләсе елда чара зур һәм барлык теләүчеләр өчен ачык булачак», – дип өстәде ул.

Моннан тыш, префектурада «Манзара» беренче эксперименталь фестиваль-конкурсы – урам театры һәм урам биюе фестивале узачак. Чыгышлар өчен мәйданчыклар Иске Татар бистәсе объектларында урнашачак. Табакчи ассызыклаганча, гаризалар 30 декабрьгә кадәр кабул ителә һәм теләгән һәркем катнаша ала.

2026 елда шулай ук Иске Татар бистәсе турында рус һәм татар телләрендә китап чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot