news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Татар бистәсендә туристларга татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк

1 майдан Татарстанда җәйге туристлык сезоны башлана.

Иске Татар бистәсендә туристларга татар милли ризыклары тәкъдим ителәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Туристлык сезонының беренче көнендә, 1 май көнне, Иске Татар бистәсендә «Туристның иртәнге ашы» бәйрәме узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов хәбәр итте.

Чара Мәрҗани урамында көндезге сәгать 1дә башлана. Анда махсус сәхнәдә хәрби оркестр милли көйләрне башкарачак, ә Татарстан Язучылар берлегенең танылган эшлеклеләре татар авторларының шигырьләрен укыячак.

Усманов шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Сәнгать эзләре буйлап» дип аталган анимацияле балалар программасын тәкъдим итәчәк, дип сөйләде. Аның кысаларында төрле уеннар, театр сәнгате, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

Моннан тыш, кунаклар «Татар бистәсе» музеенда татар милли ашларын татып карый алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100