news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел дәвам итә

Иске Татар бистәсендә әкият геройлары белән Яңа ел бәйрәмен Кариев театры һәм Камал театры артистлары бергәләп үткәрә.

Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел дәвам итә
Михаил Захаров

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иске Татар бистәсендә театраль Яңа ел бәйрәме 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесенә Кариев театры директоры Мансур Ярмиев.

Искәртеп үтәбез, Иске Татар бистәсендә әкият геройлары белән Яңа ел бәйрәмен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары бергәләп үткәрә. Бәйрәм "Паркларда кыш" фестивале кысаларында уза.

"Салкынрак көнне балалар азрак килә. Шулай да Иске Татар бистәсендә туристлар күп йөри. Автобуслар белән килеп туктыйлар”, – ди Мансур Ярмиев. Ул Казан балаларын һәм шәһәр кунакларын Иске Татар бистәсенә театраль Яңа елга чакыра.

“Без көн саен 14.00 сәгатьтә балаларны Татар утарында көтәбез, килегез, бергә интерактив уеннар уйнарбыз, күңелле ял итәрсез”, – ди артистлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot