news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсендә Иске Яңа елны бәйрәм итәләр

Бәйрәм кунаклары «Морозко» театральләштерелгән тамашасын, шулай ук шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт карый алачак.

Иске Татар бистәсендә Иске Яңа елны бәйрәм итәләр
архив tatarstan.ru

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Иске Татар бистәсендә Зәйни Солтан урамы скверында Иске Яңа елны бәйрәм итәчәкләр. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары «Морозко» театральләштерелгән тамашасын, шулай ук шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт карый алачак. Ярминкә эшли, анда сувенирлар сатып алырга, камыр ризыклары белән кайнар чәй эчәргә булачак.

Яңа ел алдыннан Иске Татар бистәсендә чыршы шәһәрчеге ачылды.

Башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны «Казан» гаилә үзәгенә, Ленин исемендәге мәдәният йортына, Хан сараена Иске Яңа елны бәйрәм итәргә чакыралар. Бәйрәм афишасын «Атна вакыйгалары» порталында укыгыз.


news_right_1
news_right_2
news_bot