news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Татар бистәсендә экскурсияләрне электрокарларда уздыралар

Экскурсиядә катнашучыларга шәһәр тарихы һәм Иске Татар бистәсенең истәлекле урыннары турында сөйлиләр.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”).Казанда Иске Татар бистәсендә экскурсияләрне электрокарларда уздыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каюм Насыйри урамында йөрү өчен туристлар һәм шәһәрлеләр 7-11 пассажирга исәпләнгән ике электрокарның берсен сайлый ала. Экскурсия алып баручысыннан башка сәяхәт 10-15 минут дәвам итәчәк, гид белән – ярты сәгатькә якын. Экскурсиядә катнашучыларга шәһәр тарихы һәм Иске Татар бистәсенең истәлекле урыннары турында сөйлиләр.

Яңа форматта экскурсияләр бер ай элек старт алды һәм җәйге туристик сезонга исәпләнгән. Линиядә штат гид эшли, кирәк булганда, Казан экскурсоводлары гильдиясенең гарәп, кытай һәм башка чит телләр белгән әгъзалары җәлеп ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100