news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Татар бистәсендә чәй фестивалендә самоварлар парады була

Чәй карнавалында казанлылар милли ризыклардан авыз итә алачак.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казанда 13 июльдә Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында төрле мәйданчыклар белән чәй фестивале узачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кунаклары өчен шәһәрнең татар эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Карнавалда шулай ук самоварлар парады оештырыла. Чәй карнавалында казанлылар милли ризыклардан авыз итә алачак. “Барысы да чәй турында” исеме белән китап базары да эшләячәк.

Спикерлар чәй өстәле сәнгате һәм татар чәе турында гамәли семинар уздырачак, төрле илләрдә һәм төрле халыкта чәй гореф-гадәтләре хакында лекторияләр оештыра. Шулай ук бәйге һәм викториналар әзерләнә.

Шәһәрнең яшь кунаклары интерактив уеннар һәм мастер-классларда катнаша алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100