news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске Татар бистәсен үстерү концепциясен федераль конкурска тәкъдим итәчәкләр

Казанның тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). «Шәһәр үзәгенең туристлык коды» федераль конкурсына Казанның Иске Татар бистәсендәге 100 гектар территорияне үстерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр.

Концепция нигезендә, Казанның тарихи үзәген Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәү күздә тотыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

«Иске шәһәр» префектурасы билгеләп үтелгәнчә, төп максат – Казанның тарихи үзәгенең бердәм туристик стилен булдыру. «Бу заманча навигация системасы һәм туристик сукмаклар, интерактив объектлар һәм мультимедиа комплекслары белән киңлек булачак», - дип ассызыкладылар «Иске шәһәр» префектурасында. Шулай ук проектта тарихи биналарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру каралган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot