news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Таш мәчетнең түбәсен алыштырганнар

Манара һәм түбәне яңарту бер ай эчендә төгәлләнгән.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Хананова). Бүген Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчете тарихи бинасында түбә ябу эшләре тәмамланган. Бу турыда безгә мәчетнең имамы Надир Шәйморатов хәбәр итте.

Биредә Буадан Ансар хәзрәт Мөлеков җитәкчелегендәге мөселманнардан торган түбә ябучылар бригадасы эшләгән. “Төзелеш материалларын 350 мең сумга “Казан калай профильләре” ҖЧҖ бүлеп бирде. Бинаның фасадын һәм тышкы як диварларын ремонтлап, тирә-ягын төзекләндерәсе калды”, - ди Надир хәзрәт.

  • Иске Таш мәчет (Тугызынчы Җәмигъ мәчете) - Россия Федерациясе мәдәни мирас объекты. 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Үз вакытында Яңа татар бистәсенең иҗтимагый үзәге булган. Аның имамнары булып Әмирхановлар нәселе вәкилләре хезмәт иткән. Танылган татар язучысы Фатих Әмирхан да шул нәселдән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100