Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Таш мәчете имамы: Яңа Татар бистәсеннән күчеп китүчеләр дә безнең мәчеткә йөри
Дин әһелләре киләчәктә мәчет территориясендә тәһарәтханә, мәдрәсә, парк, хәләл кафелар барлыкка килер дип өметләнә.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Шәйморатов, Яңа Татар бистәсеннән күченеп киткән кешеләрнең дә бу мәчеткә йөрүләрен әйтте.
«Яңа Татар бистәсендә үскән кешеләр инде күченеп киткән булсалар да, мәчеткә монда килә. Бәйрәмнәрдә бик күп „Яңа бистә малайлары“ җыела. Алар бер-берсе белән күрешеп, истәлекләр белән уртаклаша. Аллага шөкер, мәчетне онытмыйлар. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — ди хәзрәт.
Мәчеткә йөрүче ир-атлар да хатын-кызлар да бер катта, чаршау белән бүленгән бүлмәдә намаз укый. Реставрациядән соң беренче катта хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе булачак.
«Без мәчетнең шундый хәлдә булуы турында кая гына язмадык. Үзебезчә мәчетне тотып торырга тырыштык: түбәне яптык, матур ишекләр, капкалар куйдык. Заманында матур булсын дип тырыштык. Хәзер инде барысын да икенче төрле ясыйлар, тагын да матуррак булыр», — ди имам-хатыйб.
Аның сүзләренчә, элек мәчет тирәсендә бик күп йортлар булган. Анда, нигездә, муллалар яшәгән. Йортлар мәдрәсә ролен дә үтәгән. Дин әһелләре киләчәктә мәчет территориясендә тәһарәтханә, мәдрәсә, парк, хәләл кафелар барлыкка килер дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз