news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Тәкмәктә яшәүчеләр кечкенә авылларга зур игътибар бирелүеннән канәгать

Без авылыбызны тагын да төзегрәк, матуррак итеп күрәсебез килә, ди авыл халкы.

(Зәй, 18 ноябрь, "Татар-информ", “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). 2018 елда, үзара салым программасы буенча, Зәй районының 22  җирлегендә һәр кешедән 300 сум акча җыйганнар. Башкарган эшләрдән, авылларга булган игътибардан халык канәгать. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Торак пунктларда үзара салым акчасы юл эшләре, зиратларны карау, җирлек биләмәләрен төзекләндерү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин итү, чишмәләрне төзекләндерү, юлларга таш җәю, су һәм урамнарны яктырту проблемаларын хәл итүгә һ.б. эшләргә юнәлдерелде. 
 
Мәсәлән, районда иң зур җирлекләрнең берсе булган Аксарның биш торак пунктында юллар ремонтланып, аларга таш җәелде. Болардан тыш, фонтан, авыл үзәге ремонтланды, агачлар киселде, берничә торак пунктта урам яктырткычлары көйләнде, Сабантуй урыны, зират, һәйкәлләр, балалар мәйданчыклары төзекләндерелде, белешмә такталары урнаштырылды.
 
Әлеге эшләргә 1,4 миллион сум акча тотылган. Мисалга, берничә ел гына ташландык хәлдәге Иске Тәкмәк авыл хәзер күзгә күренеп яңара. Сайлау участогында тавыш бирү актив бара. 
 
"Без авылыбызны тагын да төзегрәк, матуррак итеп күрәсебез килә. Татарстандагы мондый мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, - диде Михаил Киселев. - Мин, гомумән, республика, район җитәкчелегенең кече авылларга зур игътибар бирелүеннән бик канәгать". 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100