news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Шигали авылы янында Ми-2 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган

Урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив төркеме барган.

Иске Шигали авылы янында Ми-2 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган
соцсети

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Кичә Казан янында Иске Шигали авылы тирәсендә Ми-2 вертолеты төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«19.25 сәгатьтә Самараның бердәм һава хәрәкәтен оештыру системасының зональ үзәгеннән хәбәр алынды. Студенцыдан Комлы Кавал авылына бара торган Ми-2 вертолеты Питрәч районының Иске Шигали торак пункты янында мәҗбүри төшеп утыруы турында хәбәр ителде», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Вертолетның Холмогор – Клин нефть үткәргече өстеннән очып узганлыгы билгеле. Һава судносы командасына медицина ярдәме кирәк булмаган.

Вертолет янында эксплуатант-компания көче белән саклау оештырылган. Бүген судноны эвакуацияләү яки ремонтлау буенча карар кабул ителәчәк. Мәгълүмат җыю өчен урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны оператив хезмәткәрләре чыкты. Вакыйганың сәбәпләре билгеләнә.

Әлеге урыннан кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты:
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100