news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иске шәһәр префектурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы "Язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Алар "Халкым минем" газетасына һәм "Сөембикә" журналына язылды.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ). "Иске шәһәр" префектурасы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган «#ПодариПодписку2017» акциясенә кушылып, Иске бистә территориясендә яшәүче 50 өлкән кешене "Халкым минем" газетасына яздырды. Префектура язылу өчен кирәкле суммада акчаны газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхигә тапшырган, язылу "Татмедиа" бинасының холлындагы язылу пунктында башкарылды. 

Префектурадан тыш, бүген "Халкым минем" газетасына һәм "Сөембикә" журналына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, рәиснең икътисади багланышлар буенча киңәшчесе Ранель Зиннәтуллин һәм тележурналист Ләйсәнә Садретдинова да язылдылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot