news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Сәфәр авылында "Китапханә - гаҗәп ил" түгәрәк өстәле булды

Иске Сәфәр авылында "Китапханә - гаҗәп ил" түгәрәк өстәле булды

Иске Сәфәр авылында "Китапханә - гаҗәп ил" түгәрәк өстәле булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Актаныш районында Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Китапханә - гаҗәп ил" дигән темада түгәрәк өстәл янында сөйләшү булып үтте. Бу турында районның рәсми сайты хәбәр итә.

Иске Сәфәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре болай ди:

"Инде менә биш мең еллар элек үк, кешеләр бу искиткеч хәзинәгә гаҗәпләнүдән туймыйлар. Китап белән дуслашсаң, борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр кешелек дөньясының ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә була. Китап кешенең иң якын дустына да әверелергә мөмкин".

Чарада катнашучылар китап турында күп кенә табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр искә төшергән. Ахырдан өйдә уку өчен матур әдәбият сайлап алган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100