news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Сәфәр авылы халкы: Без сайлаган депутатлар гади халыкны якласын иде

Актаныш районы Иске Сәфәр авылында урнашкан 649 санлы сайлау участогында 19 сентябрь көненә барлык сайлаучыларның 69 проценты тавыш биреп өлгергән.

Иске Сәфәр авылы халкы: Без сайлаган депутатлар гади халыкны якласын иде
«Актаныш-информ»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш», Ләйсән Газизова). Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халкы әйтүенчә, алар сайлаган депутатларның гади халыкны яклавына һәм яхшы законнар чыгаруына өмет итә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Актаныш районы Иске Сәфәр авылында урнашкан 649 санлы сайлау участогында 665 сайлаучы теркәлгән. 19 сентябрь көненә барлык сайлаучыларның 69 проценты тавыш биреп өлгергән.

«Бер елда сайлаудан калганыбыз юк. Илдәге вакыйгаларга битараф түгелбез. Илләребез тыныч, күкләр аяз булсын, әйбәт итеп яшәргә язсын дигән теләк белән сайлыйбыз. Без сайлаган депутатлар гади халыкны якласыннар, яхшы законнар чыгарсыннар, пенсияләр әйбәт булсын иде», — диде Рузилә ханым барлык авылдашлары исеменнән.

Сайлау комиссиясе сәркатибе Ландыш Кыямова бигрәк тә беренче — алдан сайлау көнендә 17 сентябрьдә авылдашларның аеруча күпләп килүен әйтте. «Авыл җирендә халык сайлауларга бик актив йөри. Аеруча өлкән яшьтәгеләр элеккеге традицияләрне саклыйлар. Әби-бабайлар дәүләт алдындагы гражданлык бурычыбызны үтибез дип, сайлау участогы ачылганчы ук мәдәният йортына килделәр», — ди ул.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны сайлауга җәлеп итү, сайлауны бәйрәмчә, матур итеп үткәрүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Мәсәлән, бүген, танылган блогер, клуб директоры Илдус Һарунов хезмәттәшләре белән тере тавышка җырлап сайлаучыларның күңелен ачты, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100