Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Минзәләбаш укытучылары IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты
“Советлар Союзы Герое Н.Шарипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 80 еллык юбилеена багышланган иде.
(Сарман, 3 декабрь, "Татар-информ", "Сарман"). 30 ноябрьдә “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылары Тукай районы Теләнче-Тамак авылында узган IV Бөтенросси фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Конференция мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләргә экологик-географик белем бирү дәвамчылыгына, “Советлар Союзы Герое Н.Шарипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 80 еллык юбилеена багышланган иде.
Фәнни-гамәли конференция 4 секциядә үтте: “Табигый-географик дисциплиналарны укытуда дәвамчанлык”, “Мәктәптә һәм югары уку йортларында укыту методикаларының актуаль сораулары”, “Туган якны өйрәнүнең роле”, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау”. Конференция материаллары җыентыгы басылып чыкты.
Конференциядә катнашкан җиде укытучыбыз бу очрашудан бик күп файдалы мәгълүмат туплап, тәҗрибә уртаклашып, җылы хисләр белән кайттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз