news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Әлмәттә көзге уңыш бәйрәме уздырылды

Укучылар анда яшелчәләрне рекламалады

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Иске Әлмәт авылы мәктәбендә бик күңелле итеп көзге уңыш бәйрәмен үткәрделәр, дип яза “Сарман” басмасы.

Җиләк-җимешләргә багышланган җырлар, яшелчәләрне мактаган рекламалар бәйрәмне бизәде. Укучылар ясаган композицияләр һәркемнең күңеленә хуш килде. 8 нче класс укучыларының кабактан ясалган тычканы 1 нче урын алды. Баклажан рекламасы да иң уңышлысы булды. 2 нче, 4 нче класс укучылары бәрәңге рекламалары белән аерылып торды.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Мәктәп бакчасында үстергән яшелчәләрдән ясалган салатлар өстәлләргә ямь биреп торды, диелә район газетасы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100